Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Салмыш йөртүче – юл бәласе

Исерекнең машина йөрт­кә­нен генә түгел, җәяү­лесен дә әйләнеп узарга тырышабыз. Руль артына утырганыннан саклану аеруча кыен. Кыз­ганычка каршы, андыйлар әлегә кимеми.

Агымдагы ел­ның 12 октябрендә полиция хез­мәткәре Иштуганда “Иж-Пла­нета-5” мотоциклында баручыны туктата. Йөртүченең аек түгеллеге сизелә һәм урынга килеп җиткән юл-патруль хез­мәте инспекторы аңа алкоголь­не ачыклау өчен медицина тикшерүе  узарга тәкъдим итә. Әм­ма В.Базьо закон  вәкиленең таләбен үтәүдән баш тарта. Җә­мәгать судьясы каршында ул көндез бер  шешә  сыра  эчүен, аннары 16.00  сәгатьтә мотоциклга  утырып юлга  чыгуын таныды. Хәзер Базьо 1 ел да 6 ай дәвамында руль артына утыра алмаячак һәм шуның өстенә 30 мең сум күләмендә штраф та түлисе була.

Саба муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев