Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Шәмәрдән ашлык кабул итү предприятиесе ашлык кабул итүгә әзер

2026 ел уңышын җыеп алуга әзерлеген тикшерү максатыннан, предприятиенең матди-техник базасын тикшерү үткәрелде

  Комиссиягә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Рәзинә Мөхетдинова җитәкчелек итте. Предприятиедә биналарны һәм корылмаларны, территорияне һәм технологик җиһазлар торышын, шулай ук техника куркынычсызлыгы буенча инструктажлар булу-булмавын визуаль күздән кичерделәр. Тикшерү көнендә предприятиедә саклануда 28 145 тонна ашлык бар иде. Саклагычларның тулы күләме – 68 700 тонна.

«Шәмәрдән ашлык кабул итү предприятиесенең уракка матди-техник әзерлеге «бишле»гә  бәяләнде һәм ул 2026 ел уңышын кабул итәргә әзер дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев