Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Шәмәрдән коткаручылары мәктәп укучыларына язгы чорда һава торышына бәйле саклык чаралары турында сөйләделәр

Шәмәрдән авылының 4нче зона-эзләү-коткару хезмәте 5нче сыйныф укучылары өчен әһәмиятле чара оештырды.

    Очрашу балаларның язгы чорда килеп чыга торган куркынычлар турында хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән иде. Мәсәлән, кар эрү: укучылар кар катламының тиз эрүенең, су басуны һәм пычрак ташкыннар барлыкка килүен, сулыклардагы куркынычлар турында белделәр,  юка бозга чыгу мөмкин түгеллеге турында кисәтелделәр. Юллардагы куркынычсызлык кагыйдәләре  турында да искәртелде: һава шартларының үзгәреп торуы еш кына бозлавык барлыкка килүгә һәм күз күреме начараюга китерә, бу исә җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр өчен өстәмә куркыныч тудыра. Тәҗрибәле профессионаллар җитәкчелегендә балалар үз иминлекләрен һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлеген саклау өчен кирәкле күнекмәләрне алдылар. Бу очрашу үсеп килүче буын арасында әйләнә-тирә мохиткә һәм табигать күренешләренә аңлы мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев