Шәмәрдән участок хастаханәсендә «Сәламәт озын гомер» атналыгы
«Сәламәт тәндә - сәламәт акыл»
"Сәламәт озын гомер атнасы" кысаларында Шәмәрдән участок хастаханәсе табиб-гериатры Ләйлә Гарәп кызы Нурмөхәммәдова гериатрия бүлеге пациентлары өчен әңгәмә үткәрде. Очрашу барышында белгеч өлкән яшьтә сәламәтлекне саклауның төп принциплары турында сөйләде. Аерым игътибар яшь авыруларын профилактикалау, даими физик активлык һәм баланслы туклануның мөһимлегенә бирелде. Ләйлә Гарәповна даруларны кабул итү кагыйдәләренә, хроник авыруларны контрольдә тоту зарурлыгына һәм вакытында медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүгә җентекләп тукталды.
Әңгәмәдә Ләйлә Гарәповна көн режимын оештыру, физик күнегүләр һәм сезонлы авыруларны профилактикалау чаралары буенча гамәли киңәшләр бирде, Актив озын гомерлелекнең күбесенчә яшәү рәвешенә һәм үз сәламәтлегеңә игътибарлы булуга бәйле булуын ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев