Шәмәрдәндә яшәүче Әлфия Бәшәрованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар
Юбилярны Саба муниципаль районы җитәкчелеге исеменнән Саба районы буенча “Балкыш” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Дәүләтшин, якыннары тәбрикләде.
Бәшәрова Әлфия Зиннәт кызы 1935 елның 17 гыйнварында Кукмара районы Ядегәр авылында гаиләдә өченче бала булып дөньяга килэ. Туган авылында сигезьеллык белем ала.
1950 елны гаиләләре Шәмәрдәнгә күченеп килә. Әлфия Шәмәрдән промкомбинатына тегуче булып эшкә урнаша. 1959 елның октябрендә Тубән Шәмәрдән егете Вилданга тормышка чыга.
Ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Әлфия Зиннәт кызы комбинатта 40 ел хезмәт куеп, 1990 елда лаеклы ялга чыга.
Бүгенге көндә кызы Гузәл, 5 оныгы ,3 оныкчыгы янәшәсендә гомер итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев