Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә яшәүче Факия Камалованы 95 яшьлек юбилее белән котладылар

Юбилярны Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, Шәмәрдән авыл җирлеге вәкилләре котлады.

   Камалова Факия Фатыйх кызы 1930 елның 8 июнендә ТАССРның Чистай районы Татар Сарсазы авылында туа. 
Бөек Ватан сугышы елларында мәктәптә укыганда ТАССРның Кызыл Армия районы «Динамо» колхозы кырларында эшли. 1949 елда Чистай педагогия училищесын тәмамлый.  1953 елдан 1962 елга кадәр Казан педагогика институтында рус теле - әдәбияты белгечлеге буенча читтән торып белем ала.  Алга таба Факия Фатих кызы Шәмәрдән леспромхозында балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. 1981 елга кадәр, лаеклы ялга чыкканчы, ул бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый.

Факия Фатыйх кызы 5 балага гомер бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев