Туган көн иясенә Россия Президенты В.В.Путинның Котлау хатын Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев тапшырды.
Габдрахманова Рәвия Латыйп кызы 2 март көнне Иләбәр авылында дөньяга килә. Эзмә урта мәктәбенең 7 сыйныфын тәмамлый.1951 елда гаиләләре белән Шәмәрдәнгә күчеп киләләр. Мәктәптән соң Шәмәрдән мех комбинатына эшкә урнаша. Комбинатта 40 елга якын эшләп, лаеклы ялга чыга. 1954 елда кияүгә чыга. Ике кызга гомер бүләк итә. Ире белән 22 елдан артык бергә яшәгәннән соң, Равия Латыйп кызы 1976 елда тол кала. Хәзерге вакытта Равия Латыйп кызы белән Шәмәрдәндә яши. 3 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар.


Нет комментариев