Шәмәрдәндә яшәүче Салия Хәмитҗанованы 95 яшьлек юбилее белән котладылар
Юбилярны район башлыгы исеменнән «Балкыш» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Дәүләтшин тәбрикләде һәм иң изге теләкләрен җиткерде.
Сәлия Нәҗметдин кызы Кукмара районы Тарлау авылында гаиләдә 4 нче бала булып дөньяга килгән. Тарлау башлангыч мәктәбенә беренче класска укырга керә. Икенче класска Ядегәр авылына укырга киттә, әмма укуын дәвам итәргә мөмкинлеге булмый, чөнки өйдә калган кечкенә сеңелләрен карарга туры килә. 1960 елга кадәр колхозда эшли. 1953 елда Зөфәр Дәүләтша улына кияүгә чыга. 1953 елда улы, 1954 елда кызы туа. 1960 елда Хәмитҗановлар Шәмәрдәнгә күчеп киләләр. Биредә Ашлык кабул итү предприятиесенә эшкә урнаша һәм 1969 елга кадәр шунда фидакарь хезмәт куя. 1969-1983 елларда бистә Советы каршындагы балалар бакчасында эшли. Аннары 1,5 ел тире комбинатында хезмәт куеп, 1985 елда лаеклы ялга чыга. Кызганычка каршы, Сәлия ханымга күп югалтулар аша узарга туры килә. 1979 елда тол кала. 2006 елда улы, ә 2019 елда кызы вафат була. Аның хәзер 2 оныгы бар, алар Норильск шәһәрендә яшиләр. Сәлия ханымга социаль хезмәткәр Эльвира Нурмиева ярдәм итеп тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев