Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә яшәүче Сергей Степанов тимер юлчылар көнендә Җиңү паркында истәлек монументы урнаштырды

Монумент сәгать формасында эшләнгән, поезд килгәнен «хәбәр итәргә» кыңгыравы да бар, ә иң өстенә тимер әтәч «кунаклаган»

Шәмәрдән тимер юл станциясендә  монтер булып эшләүче Сергей Степановны Шәмәрдәндә җирле Кулибин дип йөртәләр.  40 ел эшләү дәверендә ул тимер юлчыларның эшен гадиләштерүче 200дән артык яңалык уйлап тапкан. "Кулыннан килмәгән эше юк, хыял-фантазиясенә исең китәрлек",- диләр аның турында хезмәттәшләре. Гаиләсендә дә үрнәк әти Сергей. Тормыш иптәше Гөлфия ханым белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр, инде оныкларын сөяләр. Эш стажы югары булса да, хезмәт урыныннан бер дә җибәрәселәре килми икән әле үзен. Сергей Степанов үзе дә хезмәтеннән ямь табып, авылдашларыннан күп рәхмәтләр ишетеп эшли-яши бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев