Район ЗАГС бүлегендә игезәк балалар тууы теркәлде.
Шәмәрдәндә яшәүче Айнур һәм Миләүшә Владимировлар гаиләсе тагын ике кешегә артты. Алар гаиләсендә игезәк кызлар туды, шулай итеп, бәхетле әти белән әни 4 кызлы булдылар. Сабыйларга Адилә һәм Айзилә дип исем кушканнар. Адилә - гадел, намуслы, тугрылыклы, Айзилә - ай кебек пакь, керсез, саф дигән мәгънәне аңлата. Бәхетле әти-әнигә туу турында таныклыклар, суперсервис аша бирелгән электрон гариза нигезендә эшләнеп, тапшырылды, дип хәбәр итә район ЗАГС бүлеге.
Нет комментариев