Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә «Коткаручы - батырлар һөнәре» һөнәрләр парады

Хәзерге көндә кешелек дөньясы, алга китешнең барлык казанышларына карамастан, табигать катаклизмнарын һәм афәтләрен алдан белергә һәм кисәтергә йөз процент ихтималлык белән өйрәнмәгән

Хәзерге көндә кешелек дөньясы, алга китешнең барлык казанышларына карамастан, табигать катаклизмнарын һәм афәтләрен алдан белергә һәм кисәтергә йөз процент ихтималлык белән өйрәнмәгән. Планетада цунами, су басу, җир тетрәүләр һәм табигый янгыннар ел саен булып тора. Бу хәлләргә каршы кешеләргә ярдәмгә беренче булып коткаручылар килә. Бүген коткаручы - оста һәм батыр кешеләрнең абруйлы һөнәре һәм бу исемне йөрткән кеше үзе белән горурлана ала, чөнки ул бәлагә тарыган кешеләргә ярдәмгә килә һәм аларны күп бәла-казалардан коткаралар.

«Поиск. Призвание. Профессия» проекты кысаларында, 6 апрельдә Шәмәрдән китапханәсендә «Эрудит» клуб берләшмәсе өчен «Коткаручы - батырлар һөнәре» дип исемләнгән һөнәрләр парады узды. Балалар янына кунакка Шәмәрдән янгынга каршы хезмәтенең аерым посты командиры Рамил Усманов, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 4нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре Рәис Хәлиуллин, фельдшер Елена Никитина, шофер Фаил Сабирҗанов, курсант-стажер Әлмир Акбиров килде. Алар балаларга үз һөнәрләре турында сөйләделәр һәм эштә булган төрле ситуацияләрдән мисаллар китерделәр. Шулай ук алар балаларга гадәттән тыш хәлләрдә нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаттылар, барлык балаларга саклык чаралары турында белешмәләр тараттылар. Балалар кунакларыбызны зур кызыксыну белән тыңладылар һәм төрле сораулар бирделәр. Урамга чыккач, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре балаларны төрле коткару кирәк-яраклары булган авария-коткару хезмәте транспорты белән таныштырдылар. Чара ахырында кунаклар балаларга да сак булуларын һәм гадәттән тыш хәлләргә юлыкмауларын теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев