Шәмәрдәндә «Мәңгелек яра» театральләштерелгән тамашасы булды
21 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йортында Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чара узды
Онытырга ярамый торган даталар бар, аларны истә тотарга, лаеклы билгеләп үтәргә һәм киләчәк буыннарга тапшырырга кирәк. Мәдәният йорты фойесында кунаклар өчен хәрби тематикага күргәзмә оештырылды. Катнашучылар үзләренең чыгышларында сугыш тарихын, сугыш турындагы истәлекләрне, шулай ук Ватанны саклаучыларның батырлыгын, тылда фидакарь хезмәт итүчеләрне чагылдырырга тырыштылар. Чарада Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре үзешчәннәр белән берлектә, Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре, сәнгать мәктәбенең хезмәткәрләре, Мичәнбаш мәдәният йорты мөдире катнаштылар. Концерт программасының сюжеты Бөек Ватан сугышы эпизодларын торгызудан гыйбарәт иде. Җентекләп уйланылган сценарий ярдәмендә тамашачылар 1941-1945 еллар чорына чумды. Чыгышлар аша залда сугыш чоры, тыл, фронт, патриотизм мохите тудырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев