Шәмәрдәнлеләр Балтач районының Борбаш авылында «Яз гөлләре» исемле күчмә концерт оештырды
Күчмә концертның уңышы- сәфәрнең төп кыйммәте
3 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре үзешчәннәр белән берлектә, Борбаш авылында «Яз гөлләре» исемле күчмә концерт оештырды. Бу очрашу халык өчен күптән көтелгән бүләк булды, артистларны һәм тамашачыларны бер зур һәм тату гаиләгә берләштерде. Күчмә концерт программасы иң җылы һәм илһамландыргыч номерлардан үрелгән иде. Концерт язгы көйләр калейдоскобы белән ачылды. Ялгыз башкаручылар һәм үзешчән сәнгатьнең вокаль ансамбльләре тыңлаучыларны заманча хитлары белән дә, яраткан халык җырлары белән дә сөендерде. Һәр чыгышы җанлы резонанс уятты-авыл халкы көчле алкышларларга күмде һәм җылы атмосфера тудырды. Хореографик номерлар программага энергия һәм көч өстәде.
Артистларның якты костюмнары, бию хәрәкәтләре һәм биючеләрнең ихлас елмаюлары тамашачыларны язгы кояш нуры сыман көләргә, шаярырга мәҗбүр итте. Заманча эшкәртелгән халык биюләре һәм лирик композицияләр язгы кичнең чын бизәге булды. Борбаш авылына күчмә концерт номерлар җыелмасы гына түгел, ә чын күңел терапиясе сеансына әверелде. Артистлар һәм авыл кешеләре чыгыштан соң озак кына таралышмадылар, тәэсирләре, җылы сүзләре, рәхмәтләре белән уртаклаштылар. Күчмә җылы концерт - сәфәрнең төп кыйммәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев