Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Шәмәрдәнлеләр «Россия көненә халык киеме ки» Бөтенроссия акциясенә кушылды

Акция ватаныбызның миллионлаган халкын берләштерә, туган җиребезнең бөек тарихы, бай мәдәни мирасы һәм рухи кыйммәтләре турында искә төшерә

  Шәмәрдән мәдәният йорты, Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Россия көненә халык киеме ки» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Бу бәйрәм көнендә искиткеч милли киемнәр киеп, белгечләр илебезнең күпмилләтле мирасының бөтен байлыгын, матурлыгын һәм үзенчәлеген күрсәттеләр.

   Матур татар камзуллары, нәфис калфаклар, чигүле түбәтәйләр һәм традицион рус киемнәре бистә кешеләренең һәм кунакларының сокланулы карашларын биләп ала, тирә-юньдәгеләргә бәйрәм кәефе бүләк итте. Бу матур акция тамырларыбызны саклауның мөһимлеген, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен хөрмәт итүне, бөек Ватаныбызның төп байлыгы булган һәм булып кала бирә торган гаҗәеп бердәмлек һәм Халыклар дуслыгы көчен искәртеп торуга әверелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев