Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Шәмәрдәннең «Тулган ай» фольклор коллективы «Казан сөлгесе» фестиваль-конкурсында чыгыш ясап кайтты

Сәнгать фестивале Республика көне алдыннан Казанңда узды

28 август көнне Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Казанское полотенце»-«Казан сөлгесе» халык җыр-бию сәнгатенең X Халыкара фестиваль-конкурсы узды. Фестивальнең максаты-дөньяның барлык төбәкләрендә халык җыр-бию сәнгатен саклап калу һәм үстерү, халык сәнгатенең югары әхлакый традицияләрен пропагандалау, талантлы башкаручыларның иҗатын популярлаштыру. Шәмәрдән мәдәният йорты каршындагы «Тулган ай» фольклор коллективы «Народное пение» номинациясендә катнашып, «Хәтфә» әсәре белән чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев