Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Сатыш урта мәктәбендә районыбыз тарихында якты эз калдырган олуг шәхес Шамил Зиннуровны искә алдылар

Шамил Зиннуровичның вафатына да 19нчы гыйнварда 15 ел. Исән булса,70 яшь тулган булыр иде.

                   Көч белән бергә гүзәллекне җыйган диңгез кеби,

                  Ул иде өстен вә кул җитмәс кеше, йолдыз кеби...

Габдулла Тукайның бик бәһале сүзләре Шамил Зиннур улы Зиннуровка   багышлап язылган кебек.

Күренекле шагыйрь Муса Җәлил дә үзенең “Бер үгет” шигырендә болай дип язган:

Син яшәмә җирдә файдасыз бер

Түмгәк булып тигез урында.

Янып калсын гомрең маяк булып

Үзеңнән соң килгән буынга.

   Утта булган балчык кире купмас,

   Эштә булган тимер тутыкмас.

   Эш күрсәткән ирне ил онытмас,

   Каберенә эзне суытмас.

Халкыбызда “Кеше китә – җыры кала...” дигән әйтем бар. Асыл якташыбыз, 21 ел  районның  баш мөгаллиме булып эшләгән, үтә дә кешелекле, һөнәренә чиксез бирелгән, кылган гамәлләре белән башкаларның күңелен җылыткан, киң эрудицияле, күркәм шәхси сыйфатларга ия булган  Шамил Зиннуровичның вафатына да 19нчы гыйнварда 15 ел . Исән булса,70 яшь тулган булыр иде.

17 нче гыйнвар көнне Сатыш урта мәктәбендә Шамил Зиннуровичны искә алу кичәсе үткәрелде. Анда туганнары,тормыш иптәше, балалары,элек бергә эшләгән хезмәттәшләре чакырылды.Кичә укытучыларның һәм укучыларның музыкаль чыгышлары белән үрелеп барды.

 “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”дип аталган кичәдә  Шамил Зиннуровичның тормыш иптәше  Зөлфия, апалары Тәслимә һәм Нәсимә, кызы Алия, кияве Энгель, элеккеге хезмәттәше Гөлнәзирә Гузәлова, мәктәпнең директоры вазифаларын  башкаручы Мәфрүзә Хәсәнова чыгышы зур игътибарга лаек иде.

 Әйе, Шамил Зиннуровичның якты истәлеге  һәркемнең күңелендә мәңге сакланыр.

Агач гомерен билгелиләр – боҗралардан,

Атның яшен билгелиләр – карап тешенә.

Балыкныкын – тәңкәдәге сыры белән,

Кеше гомерен – җырлый торган җыры белән,

Салган эзе, юлы белән.

Гүзәлия Мөхәмәтханова,

татар теле һәм  әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев