Сатышның «Кояшкай» лагеренда ял итүчеләр Казанга сәфәр кылды
Балаларның җәйге ялы дәвам итә
Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе каршында эшләп килүче “Кояшкай” ял һәм сәламәтләндерү лагерена йөрүче укучылар, әти-әниләр белән берлектә, Казан шәһәренә сәяхәт кылдылар. Казан зоопаркында күп төрле җәнлекләргә хозурланып, "Елмай" паркында уйнап, яр буеннан шәһәрнең матур җирләренә сокланып, җәй буена җитәрлек көч, уңай эмоциялар туплап кайтты укучылар.
#летовтатарстане
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев