Сатыштан 95 яшьлек Суфия Ситдикова: «Сугыш елларында басуда кыштан калган бәрәңге, кычыткан, сары чәчәк ашадык»
Суфия Әбүбәкер кызы Ситдикова үзенең 95 яшьлек юбилеен каршылады. Олы юбилее уңаеннан аңа Россия президенты В.В.Путинның котлау хатын һәм район башлыгы тәбрикләвен социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Сатыш авыл җирлеге вәкилләре тапшырды.
Суфия Әбүбәкер кызы 1931 елның 14 июлендә Сатыш авылында дөньяга килә. Аның тормыш юлы бик катлаулы һәм сынаулы була. Әтисе Әбүбәкерне сугышка алып китәләр, ул аннан кире әйләнеп кайта алмый. Хәбәрсез югала. 4 бала әнисе Фатихага кала. Ул вакыттагы ачлыкны, михнәтне бик күп күрәләр. Әнисенә колхоз сыерларын бүлеп биргәч, алар малларга басудан эскерттән калган печән саламнары ташып ашаткан. Үсә төшкәч урман кисәргә Мәшнәккә йөргәннәр, вагоннарга агач төягәннәр. Торф чыгарганнар, Кемеровога барып төзелеш эшләрендә дә, канау казуда дә эшләгән. “Авыр сугыш елларында ашарга булмады, басуда кыштан калган бәрәңге, кычыткан, сары чәчәк ашадык. Ипине дә бик аз бирәләр иде” дип сөйли Суфия апа.
Сугыш беткәннән соң, Яшел Үзән шәһәренә китә. Анда заводта эшли. Фаезраһман улы Сатыш авылы егете Хатипка кияүгә чыга. Алар тигезлектә 4 бала үстерәләр, бер балалары бүгенге көндә бакыйлыкка күчкән. Туган авылына кайткач, ул колхозда чеби фермасында эшли. Кызганычка каршы тормыш иптәше Хатип абый 2020 елда вафат була. Бүгенге көндә 8 онык, 16 оныкчыклары бар. Бүгенге көндә Суфия апа балалары тәрбияседә гомер кичерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев