Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Шахматта һәр йөреш, һәр позиция — сайлау һәм җаваплылык, ә партияләр акыллар һәм характерлар көрәше

Бүген, Лесхоз бистәсендә, урта мәктәп базасында легендар урманчы, РСФСРның һәм ТАССРның атказанган урманчысы Нургали Миңнехан улы Миңнеханов истәлегенә тизйөрешле шахмат буенча районара шәхси турнир оештырылды.

Бүген, Лесхоз бистәсендә, урта мәктәп базасында легендар урманчы, РСФСРның һәм ТАССРның атказанган урманчысы Нургали Миңнехан улы Миңнеханов истәлегенә тизйөрешле шахмат буенча районара шәхси турнир оештырылды. Спортның әлеге төрендә көчләрен сынарга Саба, Кукмара, Теләче, Балтач, Биектау, Арча, Мамадыш районнарыннан, Чуваш Республикасыннан мәктәп укучылары, өлкәннәр – барысы 300дән артык ир-егет һәм хатын-кыз килде.

 Ярышларны ачу тантанасы Нургали Миңнеханов һәйкәле  янында үткәрелде. “Кадерле кунаклар, хөрмәтле ярышта катнашучылар! Бүген без монда мөһим бер вакыйгага  –  безнең әтинең истәлегенә багышланган ярышта катнашу өчен җыелдык.   Үз вакытында  ярышларны  башлаганда сәбәп   нидән  килеп  чыкты?  Моның  нигезе бар – әти, дөрестән дә,   гел  шахмат  уйный   иде. Әти белән  Казанга  да бара, районарга  да чыга  идек, Аның дуслары, хезмәттәшләре   күп   һәм  алар буш арада шахмат  уйнарга  вакыт таба  иде. Ул  вакыттатта  телефоннар юк  иде, ә шахмат әтинең канында бар  иде. Шуннан  үземә нәтиҗә  ясадым: кем шахмат  уйный, аның алга  карарга, үсәргә  мөмкинлекләре була.   Әтинең үзенчә проектлары барлыкка килде һәм алар тормышка  ашты, зур әһәмияткә ия чарага әверелде. Сезнең активлык белән  ярышлар   киңрәк  масштаблыга әверелә бара. Иртәгә Саба аграр  көллиятендә ярышлар була, күп районнардан балалар  килә. Нәтиҗә шул:  шәхес  булсаң,  халык  аны    күрә,  аны үстерә. Сезнең шәхесләр булып  үсүегезне телим. Шуңа омтылырга тырышыгыз.  Шахмат  моның  өчен   көчле  инструмент дип әйтик. Монда барыгыз  да  җиңүчеләр  булыр  әйтә  алмыйм.  Кемдер беренче  ел,  кемнәрдер  бишенче  ел  уйный. Бүген җиңмәгәннәргә  уңыш иртәгә  елмаер. Безнең гаиләдән  барыгызга  да зур  рәхмәт  шундый  ярыш   үткәрүгә  актив  катнашуыгыз белән булышлык иткәнегез  өчен. Бу ярышлар сезнең өчен алга таба бер адым, тәҗрибә һәм илһам чыганагы булсын”, – диде үзенең  чыгышында Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать  Миңнеханов,.

  Шахматчыларны Саба муниципаль районы башлыгы һәм үзе исеменнән башкарма комитет җитәкчесе Марат Кәримов тәбрикләде.

“Сезне бүген сәламләвемә шатмын. Без Нургали Минниханович истәлегенә багышланган шахмат турнирын ачабыз,– дип башлады  сүзен  Татарстан шахмат федерациясе президенты Руслан Сәлимов. –Бу — исеме республика үсеше, кешенең иң яхшы сыйфатларын — ныклык, җаваплылык, эшкә тугрылык кебек сыйфатларны ныгыту белән тыгыз бәйле булган кеше. Аның тормышы республикага, аның халкына, туган якка хезмәт итү үрнәге булды. Шуңа күрә безнең өчен аеруча зур хөрмәт — нәкъ менә шахмат турнирының истәлекне саклау формаларының берсе булуы. Шахматлар исә һәр йөреш, һәр позиция — сайлау һәм җаваплылык икәнен, ә һәр партияләр  акыллар һәм характерлар көрәше икәнен өйрәтә.

Бу Нургали Миннихановичның ничек яшәве һәм эшләве белән бик аваздаш: көндәшкә хөрмәт, берничә йөрешкә алдан күрә белү һәм иң катлаулы хәлләрдә дә бирешмәү, кул төшермәү. Мин юлда килгәндә дә уйландым: кешенең зирәклеге, еракны күрә белүе, табигатьнең бу матурлыгын, байлыкларын киләчәк буыннар өчен саклап кала алуы — зур рәхмәткә лаек. Бу бик мөһим, һәм бу чыннан да зур хөрмәт уята. Шахмат федерациясе исеменнән мин турнирны оештыручыларга, судьяларга, тренерларга, ата-аналарга — бу турнирның мөмкин булуына өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерәм”.

Шәхси турнир Швейцария системасы белән 7 турда үткәрелде. Уеннар һәрбер яшь категориясендә бик күңелле, үзара дуслык атмосферасында барды. Катнашучыларның үзара җитди уеннарын Рифкать Миннеханов та күзәтте.

Нәтиҗәләргә  килгәндә, Явлаштаудан 7 мөмкинлектән 6,5 очко җыйнаган Мулланур  Мусин 65 яшьтән олыраклар арасында җиңүче булды. Хатын-кызлар  арасында беренчелек Әтнәдән килгән Әлфия  Закировага бирелде.  Спорт мастерлыгына  кандидатлар  арасында җиңүне Нурлан Хисмәтов (Кукмара) һәм Диана Гарәфетдинова  (Кукмара) яулады. Шулай ук 18-65  яшьлекләр  арасында  да беренче урыннарны кукмаралылар – Александар Васильев белән Әлфия Гыйлаҗева алды.

Мәктәп  яшендәге кечерәк балаларның  байтагы  ярышка әти-әниләре белән  килгән  иде. Быелгы бәйге Саба районыннан 2018 елгылар һәм яшьрәкләр арасында Инсаф Габделхәевка (Саба  урта  мәктәбе) җиңү  алып   килде.  Башка  яшь категорияләрендә пьедесталның беренче  баскычына Кукмара, Балтач, Мамадыш шахматчыларының күтәрелүе мәктәпләрдә әлеге  спортка игътибарны тагын да  артырырга кирәклеген   күрсәтте. Сабадан  Айдан Газизуллин, Бәхтияр Вахитов (гимназия), Аделина Батталова  (ОНИКС), Арслан Гыйбадуллин (Шекше), Камилә Гатауллина,  Бәхтияр Нургалиев (Саба), Энҗе Шәвәлиева  (Олы Кибәче) призерлар булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев