Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Шекше авылыннан Алсу Хәннанова “Мөнәҗәтләр – гаилә бизәге” бәйгесендә катнашты

Конкурска 103 иҗади номер тәкъдим ителде. Алар Татарстаннан, Чувашстаннан, Башкортостаннан, Чиләбе, Ульяновск, Төмән һәм Пермь өлкәләреннән килде. Мөнәҗәтләрне башкаручыларның иң яшенә – 3, иң өлкәненә – 80 яшь иде.

 Казандагы «Гаилә» мәчете 2025 елның сентябрь-октябрь айларында ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Мөселманнар» газетасы белән берлектә «Мөнәҗәтләр – гаилә бизәге» бөтенроссия конкурсын уздырды.  Әлеге бәйгедә Шекше авылының иң оста мөнәҗәт әйтүчесе Ханнанова Алсу Сәүбән кызы, 36 яшь һәм аннан да өлкәнрәк яшь үзенчәлекләре арасында, “Соло” номинациясендә III дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев