Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сезнең инициатива өчен - 1 миллион сум акча!

Росмолодеждан физик затлар өчен грант конкурсының 2 сезоны старт алды

 Росмолодежь 20 августта үзенең грант конкурсының 2 нче сезонын эшләтеп җибәрде. Грантның максималь күләме 1 000 000 сумга кадәр, ә минималь күләме 5 000 сумга кадәр булачак. Конкурста 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала. Моның өчен "Россия яшьләре" системасында 24 сентябрьгә кадәр 16:00 (мск) сылтама буенча теркәлү узарга кирәк.

 Җиңүчеләр грант чараларын 2023 елның 1 декабреннән 2024 елның 30 ноябренә кадәр гамәлгә ашыра алачак. Конкурсның тулы кагыйдәләре белән конкурс уздыру турында игълан итү аша танышырга була. “Россия яшьләре” системасында заявка тутырганда физик затлар өчен методик тәкъдимнәр кулланыгыз. Исегезгә төшерәбез, 2022 елда конкурста катнашуга 9,4 мең гариза бирелгән иде, шуларның 7,3 меңе уңышлы гына эксперт бәяләмәсе узды. Ул вакытта иң ихтыяҗлы номинацияләр булды: #илһам - 1248 гариза, #мөмкинлекләр булдыр - 1138 гариза һәм #сау бул - 933 гариза. 2022 елда 466 проект, 248 475 000 сумлык, грантка ия булды.

Әлеге мәгълүмат турында тулырак Саба муниципаль районы сайтында танышырга мөмкин

Фото freepik.com/free

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев