Тантаналы чараны авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев ачып җибәрде.
«Яшьлек» яшьләр үзәге тарафыннан, волейбол, йөгерү,эстафета, армспорт, гәүдәне күтәрү, гер күтәрү, таяк тартышу һәм башка төрле спорт уеннары үткәрелде.
Уеннар Шәмәрдән мәдәният йорты коллективы тарафыннан концерт номерлары белән үрелеп барды.
Җиңүчеләрне дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләделәр, тамашачылар күтәренке кәеф белән таралыштылар.
Нет комментариев