Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Сәхнәнең тылсымлы дөньясы» дип исемләнгән интерактив дәрес үткәрелде

Курчак театры – әкият һәм тылсым дөньясы, игелек һәм талант дөньясы. Балалар өчен зур программа әзерләнгән иде.

Чара башында балалар зур кызыксыну белән кечкенәдән таныш булган «Теремок» әкиятен карадылар. Алар зур кызыксыну белән әкият персонажларын күзәттеләр. Курчак дөньясының әкияти сәяхәтенә чумдык. Шуннан соң балаларга әкият геройлары ролендә булырга тәкъдим иттеләр. Бу барлык балаларда да бик күп уңай эмоцияләр уятты. Шулай ук чарага аниматор Ләйсән Галиәкбәрова да чакырылган иде. Балалар өчен төрле номерлар әзерләнгән иде: күңелле уеннар, конкурслар, җырлар. Чара ахырында мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән бәйрәм өстәле оештырылды.

Чыганак: rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев