Шәмәрдәннең 1нче “Әкият” балалар бакчасында “Саулык – зур байлык” атналыгы уздырылды
15 нче гыйнвардан 19 гыйнварга кадәр Шәмәрдәннең 1нче “Әкият” балалар бакчасында “Саулык – зур байлык” атналыгы уздырылды.
Балаларга сәламәтлекне саклауның әһәмиятен аңлату, чыныгу чаралары белән таныштыру максатыннан, бакчабызда төрле чаралар үткәрелде. Балалар саф һавада рәхәтләнеп чаңгыда шудылар. Шәфкать туташы Альбина Ринатовна балаларга сәламәтлекнең зур байлык булуын аңлатты. Күбрәк саф һавада йөрергә, чыныктыру чараларын үткәрергә, витаминнар ашарга киңәш итте.
Шулай ук бакчабызда саф һавада төрле күңелле чаралар үтте. “Без суыктан курыкмыйбыз” күңел ачу чарасы балаларга бигрәк тә ошады. Балалар бик теләп уеннарда катнаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
                                                
                        
                    

                       
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                                        
        
Нет комментариев