Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Соклангыч хезмәт династиясе...

Районыбызның Тимершык авыл җирлегендә дә үзләренең матур хезмәт династияләре белән абруй һәм хөрмәт казанган гаиләләр күп. Шуларның берсе – тракторчы һөнәренә тугры калып, өченче буынны берләштергән мактаулы хезмәт ияләре – Хаҗиевлар.

Мирас булып барган һөнәр

Династия чылбырын  Шәрхемулла Хаҗимулла улы  Хаҗиев башлый.  Ул  тарихи яктан катлаулы  чорда  –  колхозлашу елларының шаһиты булган  1930 елның 19 гыйнварында  Тимершык авылында туган.  Аңа балачактан язмыш зур сынаулар әзерли: кечкенәдән үк әнисез кала. Әтисе һәм үги әнисе белән генә үсә.  Балачагыннан  авыр  тормыш арбасына җигелергә туры килә: көтү көтә, колхоз эшенә чыга, сугыш вакытында тылда хезмәт итә.  Унсигез яше  тулгач,  тракторга утыра һәм гомере буе яраткан эшенә тугры кала.  Колхозда иң җаваплы эшләрдә көч куйса, авыл халкына да игелекле гамәлләр  башкара.  Язын  җир  сукалый, иген чәчә, кышларын эскерт тарттыра.  Намуслы һәм тырыш хезмәтләре өчен  мактаулы  бүләккә – “Атказанган  механизатор”  исеменә лаек була.  Ике тапкыр Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.  Аның  эшен икенче буын  вәкиле  – 1957 елгы улы Хәнифулла Хаҗиев дәвам итә.  Алар гаиләдә абыйсы Шаһимулла белән  әти-әни үрнәгендә тырыш, хезмәт сөючән булып   үсәләр. Икесе дә тракторчы-механизатор һөнәрен үзләштерәләр.  Кызганычка каршы, олы абыйсы яшь чагында вафат була, шуңа Хәнифулла  әти-әнисенә бөтен эшләрдә ярдәм итә. Мәктәпне тәмамлагач, Хәнифулла  Шәрхемулла улы Казандагы һөнәрчелек  училищесына укырга керә. Анда берничә ел эшләгәннән соң, 1977 елда  туган авылы Тимершыкка  кайтып урнаша. Янилдә тракторчылар  әзерләүче  училище тәмамлап,   туган колхозына эшкә кайта, гомер  буе әтисе салган юлдан тайпылмый. Хәнифулла Хаҗиев сукалау, чәчү, эскерт тарттыру кебек эшләрнең рәтен бик яхшы белә. Үз эшен яратып һәм җиренә  җиткереп башкаруы белән тирә-юньдәгеләрнең ихтирамын яулады.  Кызганыч,  Хәнифулла  Хаҗиев  бик яшьли – 45 яшендә вафат булды.  Аның нәсел дәвамчылары  –  улларыбыз Айдар һәм Радик.  Олы улым   Айдар югары белем алганнан соң укытучы булып эшләде. Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлеге башлыгы вазифасын башкара. Кызыбыз Рузия – Курсабаш мәктәп-интернатында укыту эшләре буенча директор урынбасары.  Радик – тракторчылар династиясен дәвам итүче.   1985 елда туган кече улым   Радик 12 яшеннән әтисе һәм абыйсы белән бергә комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлады.  Кечкенәдән техника белән мавыгып, тимер эшенең рәтен белеп үсте. Мәктәптә укыганда ук трактор йөртү таныклыгы алып, укуын тәмамлауга “тимер ат”ка утырды. Башта Тимершыкта,  бүгенге көндә җаваплылыгы чикләнгән  “Көек”  хуҗалыгында хезмәт куя.   Чәчү һәм урып-җыю  вакытларында  шофер булып та  эшли. Тормыш иптәше белән ике ул тәрбиялиләр,  гаиләсе аның һәркөн эштән кайтканын көтеп алалар.  Күпьеллык намуслы  хезмәте өчен Радик Хәнифулла улы Хаҗиев  Дипломнар, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Нәселебездә  өч буынны берләштергән  абруйлы тракторчылар  булуы  горурлык хисләре уята. Матур хезмәт династияләребез дәвамлы булыр дип ышанам.  

Миңнесәрия Хаҗиева.

Тимершык авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев