Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

«Шоколад» балалар бакчасында алгоритмика нигезләрен кертүгә багышланган республика семинары узды

Чарада КФУның югары педагогик осталык мәктәбе вәкилләре, төрле районнардан тәрбиячеләр катнашты.

    Сабаның 3 нче номерлы «Шоколад» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү процессына алгоритмика нигезләрен кертүгә багышланган республика семинары узды. Чарада КФУның югары педагогик осталык мәктәбе вәкилләре, төрле районнардан тәрбиячеләр катнашты.

Семинарның программасына:

• Доцент, «Курчатовский институт" – НИИСИ фәнни-тикшеренү үзәгенең укыту информатикасы бүлеге мөдире Кушниренко А.Г. һәм фәнни хезмәткәр, «Курчатовский институт"– НИИСИ фәнни-тикшеренү үзәгенең өстәмә һөнәри белем бирү кафедрасының өлкән укытучысы Райко М. В. –  КФУ ВШПМ спикерларының «Алгоритмик фикерләүнең иртә үсеше коралы буларак «ПиктоМир” предмет-цифрлы мохите " темасы буенча чыгышлары;

• Балаларга уен формасында алгоритмик фикерләү нигезләрен үзләштерергә мөмкинлек бирә торган заманча «Пиктомир» белем бирү технологиясен кулланып ачык шөгыльләр;

• «Россиянең инженер кадрлары» Бөтенроссия һөнәри юнәлеш бирү технологик конкурсында катнашу буенча тәҗрибә уртаклашу, педагогларның үз яхшы тәҗрибәләрен һәм казанышларын тәкъдим итү;

• Алгоритмик уеннар буенча мастер-класслар, катнашучыларның мәктәпкәчә яшьтәге балаларда мантыйкны, игътибарны һәм иҗади сәләтләрне үстерүнең нәтиҗәле методикалары белән таныштыру һ.б. чаралар кертелде.

Семинарның максаты педагогларның һөнәри компетентлыгын күтәрү һәм мәктәпкәчә белем бирүдә заманча белем бирү технологияләрен популярлаштыру иде.

Алгоритмика – ул модалы сүз генә түгел. Бу – мантыйкый фикерләү, үз гамәлләреңне планлаштыру, чишелешләр табу һәм командада эшләү. Нәкъ менә шушы сыйфатларны без тәрбияләнүчеләребезгә уен һәм иҗат аша салабыз.

Чара профессиональ диалог, иҗат һәм тәҗрибә уртаклашу атмосферасында узды. Катнашучылар семинарның гамәли әһәмиятен билгеләп үттеләр һәм алган белемнәрен балалар белән көндәлек эшләренә кертергә әзер булуларын белдерделәр.

 Казан (Идел буе) федераль университетына, Саба муниципаль районы мәгариф идарәсенә, барлык оештыручыларга һәм спикерларга республиканың мәктәпкәчә белем бирүне үстерүгә керткән өлешләре өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез һәм яңа һөнәри уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев