Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

“Солдатта булган диләр” – уңышлы килеп чыккан кичә

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тамашачылар 20 февральдә Саба мәдәният йортында “Солдатта булган диләр” дип исемләгән әдәби-музыкаль кичә карады

 

   Ватанны саклаучылар  көне  уңаеннан тамашачылар 20  февральдә Саба мәдәният  йортында “Солдатта  булган диләр” дип исемләгән әдәби-музыкаль кичә  карады. Ул  кичтә СССР һәм Россия  Кораллы көчләрендә хезмәт иткән ир-егетләр генә  җырлады һәм биеде. Армиягә бармаганнарга   сәхнәдә  урын  юк иде.

Тамашачыларны бәйрәм белән иң элек район башлыгы  урынбасары  Расих  Закирҗанов  катлады. “Сугышчан туганлык” Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Саба җирлеге бүлекчәсе җитәкчесе

Айрат Садыйков «Вакыттан көчлерәк хәтер» патриотик конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләрне бүләкләде.  Гимназиядән Зәринә Кашаповага – 2нче, Сатыш мәктәбеннән Иделия Шакировага 2нче  урын бирелгән. Килдебәк  урта мәктәбеннән Сөмбел Ганиева җиңүче булган һәм  аңа “Сугышчан туганлык” бүлекчәсе ветераннары исеменнән электрон самокат тапшырылды. Призерларны  сәхнәгә  укытучылары белән  чакырдылар. Конкурсның  максаты – үсеп килүче буында илебезнең тарихи һәм заманча казанышлары белән горурлану хисе тәрбияләү, Россиянең мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә һәм тарихына хөрмәт формалаштыру, илебезнең үткәненә карата тотрыклы гражданлык позициясе булдыру. Залда мәгариф  учреждениеләрендә белем  алучылар тикмәгә генә ветераннар  янәшәсендә  утырмагандыр.

Бер булганнан бары да була  диләр. Кичәдә байтак  кына учреждение, оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары үзләрен кайбер сәхнә осталарының борынына чиртә торган җырчылар, гармунчылар, музыкантлар итеп  күрсәттеләр. Бар бездә күпкырлы талантлар. Гомумән, кичә уңышлы килеп чыкты, чөнки тамашачы канәгать  алды. “Армиядә хезмәт итүчеләрне иҗади  коллектив итеп туплау җиңел түгеллеген беләсез. Бүген  сезне аз гына  булса да  ял иттерә алганбыз икән, бик  шат”, – диде  оештыру  чараларын үз өстенә алган финанс-бюджет палатасы рәисе  Шәмсун Сөнгатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев