Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Соңгы аерылышуыбызда, Әфганга гына эләкмәсәң ярар иде, улым, дидем»

«Күңелем белән гел 5 августта кайтыр дип өметләнеп, иртәдән мунчалар ягып, камыр ризыклары пешереп көттек. Шул көнне цинк табут белән кайтты».

(Бай мираслы Чулпыч язмасыннан өзек)

Әфганстанда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Илфат Зиннәтуллин истәлегенә мәрмәр  такта куелган йортка килдек.  Улы - интернациональ сугышчының исеме мәңгеләштерелгән урамда әнисе Раилә апа гомер кичерә. Ягымлы, ачык күңелле Раилә апа  хатирәләре белән бик теләп бүлеште. «1940 елда шушы авылда туып, үстем. Әтием  дүрт ел  сугышта булып, бетәргә бер ай кала  Берлинда һәлак булган. Әниебез өч баланы ялгызы үстерде. Олы абыем солдаттан кайткач, Кыргызстанга китеп төпләнде. Әни белән безне дә шунда алып китте. Дүрт ел Бишкәк шәһәрендә яшәдек, сагынуымның чиге-чамасы булмады.

«Бу ай безнең авыл өсләрендә дә йөзә микән?» – дип елый идем. Мин җиткән кыз, егетләр мине сорап килә башладылар. Абыем әйтә: «Бирмим, без кайтып китсәк, ул монда адашып кала», – ди.  Күршедә генә яшәүче егеткә кияүгә чыгарга әзерләндем. «Тормышка чыкканчы туган  авылны бер күреп килсен, аннары кайта алмас», -дип, абый эшемнән сорап, мине авылга кайтарып җибәрде. Монда кайткач, кире китә алмадым, 1962 елда Якуп исемле егеткә кияүгә чыгып калдым», – дип сөйли Раилә апа.  Килен булып төшкән нигезендә 60 нчы  ел гомер итә ул. Утыз ел буе авыр хезмәттә – фермада сарыклар карый. Якуп абый ферма, амбар мөдире булып эшли.  Бер-бер артлы уллары Илфат, Илһам, Илдус дөньяга килә.   Илфат 1982 елның 28 мартында армия сафларына алына. «Соңгы аерылышуыбызда, Әфганга гына эләкмәсәң ярар иде, улым», дидем. «Булсын, әни, кем генә барсын анда, һәркемнең  дә җаны кадерле бит», – диде. Бер дә зарланып язмады. Соңгы  хаты 5 апрельдә килде. Анда  ике елы тулгач, кайтармыйча, тагын дүрт айга калдырачакларын язган иде.  Күңелем белән гел 5 августта кайтыр дип өметләнеп, иртәдән  мунчалар ягып, камыр ризыклары пешереп көттек. Шул көнне цинк табут белән кайтты. Бик гәүдәле,  1 метр да 86 сантиметрлы,  киң җилкәле, бик эшчән  бала иде. 40 литрлы бидоннарны чөеп кенә ата иде», – дип искә ала Раилә апа.  Алар Якуп абый белән 53 ел гомер кичерәләр.  41 ел  каенанасы белән  яшиләр. Ире соңгы елларда нык авырып, 2015 елда дөнья куя. Бүгенге көндә Раилә апаның төп терәге – Сабада яшәүче ике улы, киленнәре. «Улларым да, киленнәрем дә, оныкларым да  бик игелеклеләр», – ди әни кеше.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев