Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Сугышка чакырып повесткалар да өләшергә туры килде"

Сабада   яшәүче Флера   Гали  кызы Сөнгатова 1931 елның ноябрь  аенда  туса да,  аны 1932  елның 2  гыйварында гына   яздырганнар. Шуңа күрә   ул бер  айга  булса  да,  яшьрәк  булып    йөри.

Флера апа 7 класс белем алганнан соң  Саба МТСында секретарь-машинистка булып эшли башлый. 1947-48  елларда санэпидстанциядә эшли. Әтисе  сугышка киткән  җиреннән  туган ягына әйләнеп кайтмый. 1943  елның июль аенда кулларына ниндидер язу тоттыргач,  нәрсә икәнен аңламыйлар. Башка кешеләргә күрсәткәч кенә, әтиләренең үлү хәбәрен раслаучы документ икәнен әйтәләр.Әтиләре сугышка киткәндә 4 бала калалар. Хәзерге вакытта бер үзе генә исән-сау.

“Без күргән авырлыкларны  беркемгә дә күрергә язмасын. Илләребез тыныч, күгебез аяз,тынычлыкта кайгы хәсрәт күрмичә яшәргә язсын”, -

ди Флера апа.
  1950  елда Түлешкә авылы егете,  сугыш  ветераны  Сөнгатов Хәкимҗан Нигъмәтҗан улына кияүгә чыга. Дүрт бала үстерәләр. Хәзерге  вакытта  Флера апа кече улы Рафис, килене Зөлфия  белән яши.
Гаиләдә  аның туган   көнен ноябрьдә билгеләп  үттеләр, ә Саба шәһәр  җирлеге башлыгы  Расих Хәсәнов ветеранга РФ Президенты  Путинның  котлавын тапшырырга 2 гыйнварда   килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев