Халык өс киемнәре – мәдәният өлкәсенә караган мирас ул
Татарлардан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе — халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан һәм татар халкының милли киемнәре турында мәгълүмат бирү; милли киемнәребездәге орнамент турында төшенчә бирү, милли мәдәнияткә ихтирам һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү максаты белән Шәмәрдән балалар китапханәсе мөдире Резеда Галиәкбәрова “Сәйлән” клуб берләшмәсенә “Татар халкының милли киемнәре” дип исемләнгән дидактик уен оештырды.
Электрон презентация ярдәмендә китапханә мөдире балаларга күлмәк, камзул, бишмәт, алъяпкыч, изү, яулык, шәл, түбәтәй, калфак, хәситә, читек, чүәк, киез һәм юкә аяк киемнәренең төрлелеге, бияләйләр, хатын-кызларның бизәнү әйберләре: чулпы, алка, беләзекләр турында сөйләде, тематик шигырьләр укыды.
Чара барышында балалар белән “Түбәтәй”, “Бииләр итек-читекләр” җырлы-биюле татар халык уеннары уйнатылды һәм “Без – татарлар” китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. “Сәйлән”леләр сынатмады, актив катнашып, сораулар бирделәр, табышмакларга җаваплар эзләделәр, шигырьләр сөйләделәр.
Нет комментариев