Сыйныф җитәкчеләренең методик берләшмә утырышы
Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбендә сыйныф җитәкчеләренең методик берләшмә утырышы үтте.
Мәктәпнең әйдәп баручы укытучылары Мөхәммәтова Резеда Рәшитовна “Изгелек-кояш нурына тиң”, Шәрифуллина Вәсимә Мансуровна “Чәчәк бәйләме”дип исемләнгән сыйныф сәгате, Касыймова Әнисә Нурулловна һәм Мөхәммәтгалиева Гөлнара Ибрагимовна “Тәрбия эшендә гаилә һәм мәктәпнең хезмәттәшлеге” темасына мастер-класс күрсәттеләр. Түгәрәкләргә йөрүче укучыларның һәм аларның җитәкчеләренең кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Әлеге семинар барыбыз өчен дә бик кызыклы һәм файдалы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев