Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе укучылары «Саба таңнары» редакциясендә экскурсиядә булдылар
Газетаның чираттагы санын әзерләү укучыларда аеруча зур кызыксыну уятты.
Мәктәп укучылары журналист, версткалаучы, бухгалтер, реклама белгече һөнәрләре белән якыннан таныштылар. Газетага материал әзерләү, аны версткалап газета полосасына урнаштыру процессын күзәттеләр. Редакция эчендә урнашкан кечкенә музей да укучыларда зур кызыксыну уятты. Экскурсияне баш мөхәррир Рөстәм Исмәгыйлов үзе алып барды һәм очрашу җылы аралашу белән төгәлләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев