«Таян Аллаһка!» әдәби бәйгесе җиңүчеләре арасында райондашыбыз да бар
Бәйгене Татарстан мөфтияте Россия ислам институты һәм “Идел” журналы белән берлектә үткәрә.
Конкурста Россиядә яшәүче 10 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге теләгән һәр кеше катнаша алды. Төп шарт – аларның иҗат эше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнүче булмаулары. Быел бәйге февраль аенда игълан ителде һәм шигърият, чәчмә әсәр һәм публицистика номинацияләрендә үтте. Конкурсның җиңүчеләре бүген Якупов укуларында дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алды.
«Чәчмә әсәр» номинациясендә: 1 урынны якташыбыз, Россия ислам институты студенты Ләйсән Мусина алды.
Ләйсәнгә алга таба да иҗади уңышлар телибез!
- Конференция 2012 елда атып үтерелгән танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов хакында истәлекләр белән уртаклашу, аның фәнни һәм дини мирасын өйрәнү һәм яшь буынга җиткерү максатыннан үткәрелә.
-
Җыен Татарстан мөфтияте, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе тарафыннан оештырыла.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tayan-allahka-adabi-baigese-inucelarenen-iseme-yakupov-ukularynda-bilgele-buldy-5876059
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев