Татар Икшермәсендә яшәүче Рәшидә һәм Мансур Фәрхуллиннар “Мәхәббәт һәм тугрылык” медаленә лаек булдылар
Әлеге күркәм парның бөтен гомерләрен намуслы хезмәт, тату-матур тормыш бизи. Туып-үскән туфракларыннан читкә китмичә, кече яшьтән эшкә җигелеп, яшьлектә биргән вәгъдәләренә тугры калып 59 ел гомер кичерәләр.
Гаилә башлыгы Мансур Фәрхулла улы 10 яшеннән ул чордагы “Вахитов” колхозында эшли. 1960 елда Үрнәктә тракторчылар әзерләүче курсларны тәмамлап, тракторда эшли башлый. Гомер буе “корыч ат” иярләп, "Районның иң яхшы механизаторы", "Коммунистик хезмәт ударнигы", "Совхозның иң яхшы механизаторы" дигән мактаулы исемнәргә лаек була. Совхозның иң дәрәҗәле тракторчысы булганга аны гел яңа техника белән бүләклиләр.
“Тормышларның бик авыр чаклары да булды. Мин 14 яшемдә фермага бозаулар карарга кердем. Аннары сыер саудым. Сабый гына идем бит әле, сыер тибеп бер тешемне урталай сындырганы һич исемнән чыкмый. Гомер буе күпләп хайваннар асрадык. Биш бала үстердек. Мансур гомер буе эштән аерылмады. Тәртипле, тырыш булды”, – ди Рәшидә ханым гомер иткән ире турында.
Бүген алар тугыз оныклары, дүрт оныкчыкларына хәер-дога кылып, балалар шатлыгына куанып яшиләр.
Рәшидә Нотфулла кызы 1964 елда сатучылар әзерләү курсларын тәмамлап, бу өлкәдә 1994 елга кадәр эшли. Соңрак Икшермә балалар бакчасында хуҗалык мөдире булып хезмәт куя. Күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Истәлекле көннәре белән тәбрикләргә Иске Икшермә авылы балалар бакчасы мөдире Нәсимә Йосыпова да килгән иде.
“Хөкүмәтебезгә рәхмәт, вакытында пенсиябезне биреп тора. Сарыклар, тавыклар асрыйбыз. Балалар кайтып булышып торалар. Озак еллар бергә яшәүнең сере –ике арадагы тынычлык, татулык. Бергә булган һәр көннең кадерен белеп, тормыштан риза булып, шөкер итеп яшәргә кирәк. Иң кыйммәте – сәламәтлек. Аллага шөкер, бүгенге көнебез зарлана торган түгел. Икебезне дә Аллаһ саулык-сәламәтлектән аермасын. Мәхәббәтсез яшәп булмый. Олыгайган көндә дә мәхәббәт кирәк. Яшьләр дә шуны аңласын иде. Ачуланышсаң да, мәхәббәт дуслаштыра”, – ди 87 яшендә дә гаилә кыйммәтләрен саклап яшәүче Мансур абый Фәрхуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев