«Татар кызы» бәйгесенең зональ этабында райондашыбыз Илүзә Галимҗанова катнашты
Кукмарада узган бәйгедә Биектау, Лаеш, Балтач, Саба, Теләче һәм Кукмара районнарыннан килгән кызлар көч сынашты
Кукмара Мәдәният йортында Республикакүләм «Татар кызы» бәйгесенең зональ этабы узды. Бәйге татар халкының милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, халык мирасын саклау һәм популярлаштыру максатыннан ел саен үткәрелә һәм бүгенге көндә яшьләр арасында зур кызыксыну уята. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Чарада Кукмара районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, Халыкара «Татар кызы» бәйгесе дирекциясенең башкарма директоры Алмаз Хәлиуллин, республикакүләм «Татар кызы – 2021» җиңүчесе, катнашучылар белән эшләү директоры, якташыбыз Айгөл Котдусова һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты. Алар үз чыгышларында проектның милләтебезне берләштерүдәге ролен һәм татар кызларының белемле, зирәк, уңган булуын күрсәтүдәге әһәмиятен билгеләп үтте.
Зональ этапта Биектау, Лаеш, Балтач, Саба, Теләче һәм Кукмара районнарыннан килгән кызлар көч сынашты. Районыбыз данын Явлаштау клубы мөдире Илүзә Галимҗанова яклады. Катнашучылар төрле юнәлешләрдә сәләтләрен күрсәтте:
- үзеңне тәкъдим итү;
- иҗади бирем;
- дефиле;
- интеллектуаль сорауларга җавап бирү;
- аш-су осталыгын күрсәтү;
- милли костюм тәкъдим итү.
Жюри нәтиҗәләре буенча ярымфиналга өч кыз узды:
- Ризәлә Сибгатова (Лаеш районы),
- Сиринә Закирова (Балтач районы),
- Таңсылу Рәхимова (Кукмара районы).
Кызлар тамашачылар һәм жюри күңелендә тирән тәэсир калдырды, үз төбәгенең лаеклы вәкиле булуын күрсәтте.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kukmarada-respublikakulam-tatar-kyzy-baigesenen-zonal-etaby-uzdy-5914545
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев