Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

”Татарча Лучше всех!”

9 март көнне Шекше мәдәният йортында бәйрәм кичәсе оештырылды. Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан әзерләнгән бу чара гадәти булмаган исем белән “Татарча Лучше всех!” дип аталды.

Ул беренче каналдан баручы популяр тапшырудан эчтәлеге белән дә, форматы белән дә аерылып торса да, максат бер иде: иң- иң яхшыларны ачыклау. Бәйрәм кичәсенә әзерлек бер- ике атна алдан башланды. Иң элек ватс –аптагы Шекше, Алан-Елга, Сәрдә авылларында яшәүчеләрне, якташларны берләштергән “Авылдашлар якташлар- без!” дип исемләнгән төркемгә игълан эленеп, әлеге авыллардагы иң уңган хуҗабикәләр, гөл-чәчәкләр үстерүчеләр, тегүче-чигүчеләр, бәйләүчеләр, үз куллары белән төрле эшләнмәләр ясаучылар, аш-су осталары, хатын-кызларның матурлыгын кайгыртучылар, дини һәм рухи тәрбия бирүчеләр, мәдәни тормышта актив катнашучы туташ һәм ханымнар барланды. Аларның барысы да әлеге бәйрәм кичәсенә чакырылды. Үз куллары белән матурлык тудырган ханымнар алып килгән барлык эшләнмәләр, ризыклар һ.б тамашачылар каршына күргәзмәгә куелып, алар белән якыннан танышу мөмкинлеге тудырылды.

. Кичәдә катнашучылар һәм тамашачылар белән төрле уен- бәйгеләр үткәрелде. Аларның барысына да бүләкләр, ә иң-иң яхшыларга “”Татарча Лучше всех!” медальләре тапшырылды.

 Кичә  өчен махсус бәйрәмчә презентация ясалды. Бәйрәм чарасын Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл җирлеге башлыгы Р. Хәйртдинов һәм авыл китапханәсе хезмәткәре Ф.Фазылова ярдәме белән оештырды.

Фото: http://saby.tatarstan.ru/

http://saby.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев