Татарстан Республикасы Президенты Администрациясе һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының яшьләр активы вәкилләре визиты
Район яңалыклары

Татарстан Республикасы Президенты Администрациясе һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының яшьләр активы вәкилләре визиты

2022 елның 20 августында Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Татарстан Республикасы Президенты администрациясенең яшьләр активы рәисе Гилмиева Резедә Азат кызы һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкиле Идиятова Эльвира Шамил кызы булдылар.

Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры Равилин Р.Р. кунакларны интернатта яшәүчеләрнең яшәү , көнкүреш һәм ял шартлары белән таныштырды. Әбиләр һәм бабайлар игътибарга һәм бүләкләргә бик шатландылар һәм зур рәхмәт белдерделәр.


Нет комментариев