«Татарстанда җәй» проекты кысаларында «Җыр керсен күңелгә» дигән урам концерты үткәрелде
Район яңалыклары

«Татарстанда җәй» проекты кысаларында «Җыр керсен күңелгә» дигән урам концерты үткәрелде

Язлы Арташ авылында оештырылган ял концерты авыл халкына чын мәгънәсендә бик ошады

«Җыр керсен куңелгә»

🪗24 августта Язлы Арташ авылында «Татарстанда җәй» проекты кысаларында «Җыр керсен күңелгә» дигән урам концерты булды . Концерт Олы Нырты, Урта Нырты, Чабья - Чурчи авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәчеләре һәм үзешчәннәр катнашында узды.

🎤💃🕺Чара барышында матур җырлар, дәртле биюләр, уеннар һәм призлы конкурслар яңгырады. Артистлар тамашачыларга үзләренең осталыкларын, матур кәефләрен бүләк иттеләр!

Тамашачылар аларны көчле алкышлар белән бүләкләде. 👏Авыл халкы һәм кунаклары чын күңелдән ял иттеләр , олы рәхмәтләрен белдерделәр.👍
#ЛЕТОВТАТАРСТАНЕ
#ТАТАРСТАНДАҖӘЙ


Нет комментариев