Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә хатын-кыз һәм яшүсмер үлгән, бер бала хастаханәдә [+фото]

Якынча мәгълүматлар буенча, «Лада» автомобиле белән идарә итүче 61 яшьлек хатын-кыз иминлек тизлеген сайламаган һәм каршы як полосага чыккан.

Бүген республиканың Әлмәт районы Казан-Оренбург юлында транспорт һәлакәте булган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясенең Телеграм-каналында хәбәр ителә. 

Якынча мәгълүматлар буенча, «Лада» автомобиле белән идарә итүче 61 яшьлек хатын-кыз иминлек тизлеген сайламаган һәм каршы як полосага чыккан. Анда ул фура белән бәрелешкән. Бәрелешүдән соң, «Лада» автомобиле юл кырыена төшеп киткән.

Юл-транспорт һәлакәтендә йөртүче хатын-кыз һәм 16 яшьлек яшүсмер урында ук үлгән. Һәлакәттә имгәнгән 4 яшьлек бала хастаханәгә китерелгән.

Юл-транспорт һәлакәтенең килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.

 

Татар-Информ. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X