Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татарстанда өч баласы булган ир-атларны мобилизацияләү турында карарлар гамәлдән чыкты

«Гамәлдән чыгару әлеге гражданнарның гаризасы һәм бала туу турында таныклыгын күрсәтү нигезендә рәсмиләштерелә.

Татарстан Республикасының запастагы гражданнарны мобилизацияләү буенча чакырылыш комиссиясе 16 яшькә кадәрге өч баласы булган ир-атларны мобилизацияләү турындагы муниципалитетлар карарларын гамәлдән чыгарды. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

«Гамәлдән чыгару әлеге гражданнарның гаризасы һәм бала туу турында таныклыгын күрсәтү нигезендә рәсмиләштерелә. Карар 21 октябрьдә Республиканың оператив штабы утырышы вакытында кабул ителде», – дип ачыклык кертте Галимова.

Республика чакырылыш комиссиясе рәисе – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР хәрби комиссары Сергей Погодинга муниципалитетларның чакырылыш комиссияләре белән берлектә әлеге эшне кыска вакытта оештырырга кушты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев