Тауга каршы йөгерү, тимер атка атлану, пленка эченнән мүкәләү – болар барысы да Иләбәр Сабантуенда гына
Үзләрендә Сабантуйлары барса да, якын-тирә авыллардан да биредә күңел ачучылар байтак.
Иләбәрдә тимер атка атландырдылар
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте үзенең спонсорлары белән берлектә үткәргән Сабантуй 8 авылны берләштерсә дә, инде аны районкүләм статус алды дисәң дә була. Чөнки Байлар Сабасының ярты халкы монда килә. Үзләрендә Сабантуйлары барса да, якын-тирә авыллардан да биредә күңел ачучылар байтак. Иләбәрдә генә башка урыннарда булмаган ярышлар оештырылганга күрәдер дә, мөгаен. Калатауга йөгереп менүне генә алыйк. Башка авылларда үткәреп тә булмый аны, андый үрне каян аласың һәм һәр катнашкан балага бирерлек кечкенә булса да призга акчасы да күп кирәк бит! Әни кеше яисә әбисе йөгерешче улын-кызын, оныгын бирегә алып килми кая барсын! Ә призерларга бүләкләр шәп. Сигезенче урынны алучылардан башлап бирделәр. Призерлар принтер, велосипед, телевизор, алды. Иләбәр авылы егете Ришат Галимҗановның тауга каршы йөгерүдә ничәнче җиңүедер, әмма әтисе Рашат әйтүенчә, инде велосипедлары 3-4 булган дип беләм. Ул, яңгырмы-кармы, күнегүләрен туктатмый икән. Хатын-кызлар арасында Алия Мөбарәкова Сабадан килеп, ел да төп бүләкне алып китә. Быел ул күпфункцияле принтер иясе булды. Велосипед –2нче, телевизор –3нче, тузан суырткыч –4нче, робот тузан суырткыч 5нче урынны алуларга (15-55 яшьлекләр) бирелде. Яшьләре 55тән узганнарны велосипед (1нче урын), аэрогриль (ирләргә газон чапкыч) (2нче урын), юучы тузан суырткыч (3нче урын) белән бүләкләделәр.
Мәйдан уртасында да төрле уен-ярышлар туктап тормады. Ике командага бүленеп пленка эченнән үрмәләүне дә, мөгаен, Иләбәр Сабантуенда гына оештыралардыр. Бу уенда хатын-кызлар гына катнаша һәм пленка беренче чыгып беткән команда җиңүче була. Ярышны откан “Кояш” командасын кабартылучы матраслар белән бүләкләделәр.
Менә берзаман мәйданга ат чыгардылар. Тимер ат. Ике йөз литрлы мичкә эченнән торба үткәргәннәр дә, бахбайның муенына дилбегә бәйләгәннәр. Аны эретеп ябыштыручы Максим Николаев ясаган. Тимер мичкәгә атланасың да, дилбегәне тартып, финишка килеп терәләсең. Җайлы гына кебек. Бүләкләр дә әйбәт, ат кына киребеткән иде, җайдакны әйләндерә дә төшерә. Атны ясаучы да, җиңүче дә Максим үзе булып чыкты. Төп приз велосипедны ул алды.
Берзаман мәйданда халык кимегән кебек булды. Читтәге сәхнәдә лотерея уйнаталар икән. Шунда ашыкканнар. Хәтта Зинира һәм Ризат Рамазановлар җырлаганын караучылар азайды шикелле. Саннарына караганда. 250 сумнан 5 меңгә якын билет сатылган. Ә бүләкләр күп түгел, әмма бик кыйммәтлеләре бар. Төп приз – 83 меңлек мопед кадәр зурлыктагы электрон велосипед Сабадан Регина Насыйбуллинага чыкты. Иләбәрдән Данис Гыйльманов мотоблоклы булса, кондиционерны Казаннан Илдар Нигъмәтҗанов алып китте. Бәхетле билет ияләре менә шулар. Ә Сабантуй күрке – көрәшнең азагы якынлашканда төн уртасы җитеп килә иде. Фәнзил Нуриев район Сабантуендагы уңышын туган авылында да кабатлады.
Фәнил Мәүлетов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев