«Театр - мәгърифәт көзгесе» дип аталган II Региональ театр конкурсының финалы узды
Әлеге бәйгедә Саба урта мәктәбенең «Якты нур» (1-4 сыйныф) һәм «Яшьлек» (5-8 сыйныф) театр коллективлары, беренче турда уңышлы чыгыш ясап, бәйгенең финалына чакырылдылар
Әлмәт шәһәрендә, укучыларның коммуникатив һәм иҗади сәләтләрен үстерү, туган тел укытучыларының, тәрбиячеләрнең тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан, Әлмәт татар дәүләт драма театры белән берлектә, "Театр - мәгърифәт көзгесе" дип аталган II Региональ театр конкурсының финалы булып узды.
Әлеге бәйгедә Саба урта мәктәбенең "Якты нур" (1-4 сыйныф) һәм "Яшьлек" (5-8 сыйныф) театр коллективлары, беренче турда уңышлы чыгыш ясап, бәйгенең финалына чакырылдылар. Ике коллектив да үз яшь категорияләрендә I урынга лаек булды.
Яшь артисларны һәм аларның җитәкчеләре Галимова Айзилә Фәргать кызын зур җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар гына юлдаш булсын сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев