Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тимершык мәктәбендә "Мәдәният дөньясында" дигән исем астында мастер класс үткәрделәр

15 апрель көнне яшь буында мәдәнияткә карата мәхәббәт уяту максатыннан, Кызыл-Мишә мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә, Тимершык гомуми белем бирү мәктәбендә "Мәдәният дөньясында" дигән исем астында мастер класс үткәрделәр.

Китапханәче балаларны китап һәм журналлар белән таныштырды. Укучыларда Рөстәм Набиевның "Бөртекләп җыелган гомер" китабы зур кызыксыну уятты. Китап буенча презентация карап автор турында бик күп мәгълүмат тупладылар. Китапханәче укучыларны тормыш авырлыкларына бирешмичә алга атларга өндәде. Матур җырлары белән сәнгать житәкчесе кичәне тагын да ямьләндерде. Әзерләп килгән күңелле уеннар исә балалар күңеленә хуш килде һәм кичәгә җанлылык өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев