Тимершыкта узган Сабантуйны танылган сәхнә йолдызлары чыгышы бизәде
Милли бәйрәм-затлы бәйрәм
8 июнь көнне Тимершык һәм Көек авылларында Сабантуй балаларның хореографик чыгышы белән башланып китте. Котлаулардан соң бәйрәмдә милли уеннар һәм спорт ярышларына старт бирелде. Мәйдан читендә сәүдә нокталары эшләде, тирә -яктан җыр-моң тавышы тынмады. Бәйрәмне Айгул Зиянгирова алып барды, программаны Диләрә Илалетдинова һәм Лилия Муллагалиева чыгышлары бизәде. Көек авылында узган Сабантуенда Татарстанның атказанган артисты Әсхәт Хисмәтов бәйрәм кунагы булды. Сабантуйның абсолют батыры булып Тимершык авылында Эдуард Җәләлиев, Көек авылында Зөфәр Шакиров калдылар. Абсолют батырларга традиция буенча тәкә бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев