Тимершык мәчетенә – 30 ел
Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк
Халкыбызга дин иреге кайтарылганга азмы-күпме, нәкъ 35 ел вакыт узып киткән. Бүгенге көндә мәчет, мәдрәсә, дини нәшрият, мөселман газета-журналлары һәм телевидение тапшырулары белән беркемне дә гаҗәпләндереп булмый. Әмма нибары 30-35 ел элек шәһәр, район үзәге, бигрәк тә авыл җирлегендә мәчет ачылу халыкның 70 ел буе зарыгып көткән хыялы булган. Ул елларны акчасын, төзелеш материалларын, эшчеләрен табып мәчет салдырган иганәчеләрне, колхоз рәисләрен, авыл хәзрәтләрен авыл халкы хәзер дә зур хөрмәт белән искә ала һәм алачак.
Әлеге тарихи вакыйгалардан Саба районы да читтә калмый. Шул еллардан башлап, бүгенге көндә дә районыбызда мәчетләр салынып, халкыбызны иманга чакырып тора. Районыбыз буенча аларның саны 6 дистәдән артып китте. Күпчелек мәчетләрнең ачылуы 90нчы еллар башына туры килә. Тимершык авылындагы Аллаһ йортында беренче азан әйтелгәнгә быел 30 ел булды. 1996 елның 8 мартында, җомга көнендә Тимершык халкы тәүге тапкыр яңа салынган мәчетнең бусагасын атлап керә. Революциягә кадәр Тимершык авылында 3 мәчет булганлыгы билгеле, әмма алар узган гасырның 30 нчы елларында авыл халкыннан тартып алына. Яңа мәчеткә "Җәүдәт" исемен бирәләр, чөнки ул шушы як тумасы, танылган эшмәкәр Җәүдәт Мидхәт улы Миннәхмәтов ярдәме белән төзелә. Җәүдәт әфәндедән тыш мәчет төзелешендә күп эшмәкәрләр катнаша. Иң актив әйдәп баручылар арасыннан, шул елларда колхоз рәисе булып хезмәт куйган Марсель әфәнде Юмагулов сөйли: "Еллар авыр иде. Әни еш кына авылга мәчет кирәклеге хакында әйтә иде. Мәчетне ничек тә булса салдыру, иганәчеләр табу өчен Җәүдәт Мидхәт улына мөрәҗәгать иттек, үтенечне кире какмады, ризалашты, ярдәм итте. Мәчетне салып халыкка тапшырдык, ул җомгада халыкка өчләтә бәйрәм булды", - дип хатирәләре белән бүлеште Марсель әфәнде. Мәчет ачылган чорда имам-хатыйб вазыйфасын Фазылмөхәммәт хәзрәт Миннегалиев башкара, авылның беренче хәзрәте генә түгел, әле ул авылдан иң беренче хаҗ кылучы да, 1998 елда изге сәфәргә бару бәхетен насыйп итә аңа Аллаһы Тәгалә. Фазылмөхәммәт хәзрәттән соң имам-хатыйб вазыйфалары Исрафил хәзрәт Барыевка йөкләнә. "Авыл халкы мәчет ачылу вакыйгасын зур шатлык- сөенеч белән кабул итте. Мин кечкенә чакта гает намазларын безнең өйдә укыйлар иде. Өебез кирпечтән салынган, әти мич чыгаручы иде. Гаетләр көз, кыш, яз башына эләккән чорларда өйдән бөтен җиһазны чыгара идек. Безгә берникадәр уңайсызлыклар да тудыра, әмма андый зур эшкә чын күңелдән ризалаша идек. Авылыбызда мәчет төзелгәнен белгәч, нык сөендек. Авыл халкы да төзелештә актив катнашты", - дип искә ала авыл абыстае Фәймә Сафина .
Соңгы елларда бу авыл мәчете имамсыз торды, шул сәбәпле, Ислам дөньясында традицион юнәлештән читкә тайпылучылар да барлыкка килде. 2025 елның февраль аенда Тимершык авылы мәчете имамы вазыйфасына югары дини белемле Рамил хәзрәт Азизов билгеләнде, авыл кабат имамлы булып, эшчәнлеген үзебезнең Әбу Хәнифә мәзхәбе буенча традицион юнәлештә дәвам итте.
Әлеге язманы әзерләгәндә, күп кенә мәгълүмат чыганакларына мөрәҗәгать итәргә туры килде, дистәләгән кеше белән аралаштым. Мәгълүматның күп өлешен социаль челтәрләрдә "Тимершык көндәлеге" сәхифәсен алып баручы Гөлнар ханым Шәфыйкова һәм Наилә ханым Хәйретдинова тупларга ярдәм итте. Бу сәхифә тулаем Тимершык авылының үткәне һәм бүгенгесе хакында сөйләүче ресурс. Хәтта аларда мәчет ачылышының видео язмасы да саклана.
Мәчетнең 30 еллыгы быел Тимершык авылында зурлап билгеләп үтелде. Тимершык мәдәният йортында авыл халкы өчен Коръән мәҗлесе оештырылды. Ифтар мәҗлесен үткәрүгә шушы авыл эшмәкәрләре Исмәгыйлевлар һәм Ибраһимовлар гаиләләре иганәчелек итте. Аллаһы Тәгалә разый булсын!
Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Динебезне торгызучылар, халыкны туры юлга күндерүче дин кардәшләребезнең исемнәре тарих битләрендә эзсез югалмасын иде. Кыйблабызны югалтмыйча, рухи кыйммәтләребезне алга таба да күңелебездә, калебебездә саклап яңа буыннарга тапшыра алсак иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев