Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тимершыкта “Абунәче көне” узды

“Саба таңнары” газетасына киләсе яртыеллыкка язылучылар арасында бүләкләр уйнаттык

Кечкенә генә булса да, бәй­рәм төсен алган әлеге чара (абу­нәчеләр белән очрашу безнең өчен һәрвакыт бәйрәм!) авылның почта бүлекчәсе каршында үт­те. Тамашаны карарга 17ләп кеше җыелган иде (газетага 36 кеше язылган).

Безне, редакция хезмәткәрләрен, елмаеп кар­шы алдылар. Кәҗәсе түгел, мәзәге дигәндәй, бүләк оту максаты белән генә дә килмәгәннәр, ахрысы. Авыл апалары үзара хәл-әхвәл сорашып, матур гына гәпләшеп утыралар иде. Баш мөхәррир Рөстәм Исмәгыйлов иң элек газетабызга тугры булганнары өчен аларга рәхмәт сүзләре җиткерде.

“Район матбугатына язылучылар тагын да күбрәк булыр иде, хат ташучыбыз булмау үзәккә үтте, газета-журналларны почта бүлекчәсенә барып алабыз. Моның белән күпләр риза түгел”, – дип моң-зарларын җиткерделәр тимершыклылар.

Әле­ге проблеманың бу авылда гына түгел, ил белән “баш авырт­кыч” мәсьәләгә әйләнеп баруын (чөнки күп урыннарда хат ташучылар җитенкерәми), безнең җитәкчелекнең “Татарстан почтасы” белән бу хакта озакка сузылган сөйләшүләр алып баруын әйтеп узды баш мө­хәррир. Хат ташучыларны булдыру безнең вазыйфага керми югыйсә, эш тәртипләре, хезмәткә түләүләре җайга салынса, мондый авыр хәл­гә дә калмаслар иде.

Абу­нә­че­ләребез белән эчкерсез ара­лашудан соң бүләкләр уйнату башланды. Тимершыктагы шәхси кибет хуҗасы Дамир Ис­мәгыйлев абунәчеләр арасында уйнату өчен көнкүреш әй­берләре  белән шыплап тулган ике зур  тартма бүләк иткән иде. Безгә почта бүлекчәсе начальнигы Гөлсирень Хәйретдинова ярдәм итте.

Тиз арада гигиена товарлары, савыт-сабалар, сувенир бүләкләр үз ияләрен тапты. Бүләкләр санаулы гына иде, шуңа бар кеше дә оту бәхетенә ирешә алмады. Үч иткәндәй, приз ияләренең күбесе бирегә кил­мәгән дә булып чыкты. Иң зур отыш – электр чәйнегенә ия булган Данис  Минһаҗевны да  күрә ал­мадык, бүләген күршесенә биреп җибәрдек.

Рәхмәт сезгә, абунәчеләребез. Киләсе яртыеллыкта да безгә тугры булганыгыз өчен! Нинди генә хәбәрләр булса да, үзара уртаклашып яшик, дөнья вак-төякләренә күңелебезне төшермик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев