Тимершыкта «Түбән очта кунакта» дип исемләнгән урам бәйрәме узды
Асылмалы басма очрашуга җыйды.
19 июль көнне Тимершык мәдәният йорты хезмәткәрләре авылның Түбән оч өлешенә кергән авылдашлары белән берлектә, "Түбән очта кунакта" дип исемләнгән урам бәйрәме үткәрделәр.
Чын күңелдән туганннар, авылдашлар, якташлар очрашуы матур җырлар, күңелле уеннар белән аралашып барды. Пүкәл, Олы Кибәче авыл клубы мөдирләренең чыгышлары бәйрәмне тагы да ямьләндереп җибәрде. Олысы-кечесе уеннарда катнашып, пылау, сый нигъмәтләр белән сыйланып рәхәтләнеп ял иттеләр.
Бу бәйрәмнәр дәвамлы булсын дип, оештыручыларга рәхмәтләр әйтеп таралыштылар. Ә көтүләр кайтып, бер кат эшләр беткәч, бәйрәм янәдән болынлыкта, кичке дискотека белән дәвам итте.
Чыганак: https://vk.com/club5944749 Видеоязмаларны Тимершык мәдәният йорты сәхифәсеннән карый аласыз: vk.com/wall347667066_729
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев