Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Төбәк авылында гомер итүче 102 яшьлек Хаҗиәхмәт Әлмиевны Ватанны саклаучылар көне белән котладылар

Бүген Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Кәримов, район хәрби комиссары урынбасары Айрат Садыйков, Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин районыбыздан бердәнбер исән-сау Бөек Ватан сугышы ветераны, Төбәк авылында гомер итүче 102 яшьлек Хаҗиәхмәт Әлмиевны Ватанны саклаучылар көне белән котладылар.

Бүген Саба  муниципаль районы башкарма  комитеты җитәкчесе урынбасары  Марат Кәримов, район хәрби комиссары  урынбасары Айрат Садыйков, Олы Кибәче  авыл җирлеге башлыгы  Айрат  Сафин районыбыздан бердәнбер исән-сау Бөек Ватан сугышы  ветераны, Төбәк  авылында  гомер итүче 102 яшьлек  Хаҗиәхмәт Әлмиевны Ватанны саклаучылар көне белән котладылар. Исәнлек-саулык, авырту-сырхаусыз гомер теләделәр. Котлау Грамотасы, бер кәрҗин бүләк  тапшырдылар. 

  Хаҗиәхмәт Галиәхмәт улының солдат тормышы 1940 елда Байкал аръягына башлана. Илгә дошман кергәч, Көнбатышка җибәрү өчен әзерләнгән полкны Ерак Көнбатышка  алып китәләр. Япониянең  СССРга һөҗүм итәргә җыенмавы төгәл ачыклангач, 1942 елның  көзендә Х.Әлмиев хезмәт  иткән 160нчы укчы полк Сталинград фронтына  озатыла. Хаҗиәхмәт абый шәһәр өчен барган сугышларда артиллерия расчетларына машинасында снарядлар ташый. Паулюс армиясен  камалышка  алучылар сафында була. Мамай тавы алынгач, сугышчан юлы Ростов, Краснодар, Туапсе аша үтә. Сугыш беткәнче “Студебеккер” машинасын  йөртә. Хаҗиәхмәт абый Җиңү көнен Краснодар краенда каршылый. Аннары хезмәт юлы Төркмәнстанның Челекен ярымутравында дәвам итә. Шунда авылдашы Миннисаны очрата һәм 1952 елда алар бер гаилә булып Төбәккә  кайталар. Хәзер Хаҗиәхмәт  Әлмиев  Төбәк авылында  килене Наилә тәрбиясендә  яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев