Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Тоннель” исерекне ачыклый

Аның гамәле Җинаять кодексының 264.1 статьясы буенча квалификацияләнәчәк.

Узган шимбәдә ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә Сабаның Тукай урамында 18-20 сәгатьләрдә үткәрелгән “Тоннель” операциясе барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән 4  йөртүчегә беркетмә  төзеделәр. Шуның берсе аек булмаган  хәлдә автомобиль белән  идарә иткәндә тоткарланды. Тикшерү  вакытында 1979  елгы  Казан кешесенең бер ел эчендә икенче  тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәсен шушы рәвешле тупас бозуы  ачыклана. Ягъни гамәле Җинаять  кодексының 264.1  статьясы буенча квалификацияләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев