Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Тоннель” операциясе салмыш йөртүчеләрне ачыклый

ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары Саба – Лесхоз юлында “Тоннель” операциясе үткәрде

 

   ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә май аенда Саба-Лесхоз юлының 9нчы  километрында  үткәргән  “Тоннель” операциясе юл хәрәкәте  кагыйдәләрен  аеруча тупас рәвештә бозучыларны ачыклауга багышланды. Барысы 50гә  якын автомобиль тикшерелде. Бер йөртүчегә аек булмаган хәлдә руль артына утырганы  өчен беркетмә төзелде. “Тоннель” чарасы, кисәтүләргә дә карамастан, юлларда бик  хәтәр  маневр ясаучылар, ягъни каршыга  килүче машиналар өчен билгеләнгән полосага чыгучылар кимемәвен күрсәтте. Бер йөртүче шуның өчен җаваплылыкка тартылды.  Тагын ике  йөртүче иминлек  каешларын  эләктермәгәннәр  иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев